Әлмәт районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә өстәмә социаль ярдәм чаралары каралган.
Бу хакта социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев хәбәр итте.
✅ Сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә: реабилитация үзәкләрендә, комплекслы үзәкләрдә, интернат-йортларда чираттан тыш кабул итү һәм түләүсез социаль хезмәт күрсәтүләргә хокуклы.
✅ МХОда катнашучыларның гаиләләре интернат-йортларга һәм тернәкләндерү үзәкләренә кабул иткәндә өстенлекле хокукка, 18 яшькә кадәрге һәр балага 20 000 сум түләүгә, шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә 2 млн сум түләүгә (гаиләнең һәр әгъзасына тигез өлешләрдә) исәп тота ала.
✅ «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» каршында тернәкләндерүнең техник чараларын прокатлау пункты эшли. Пункт гражданнарны түләүсез һәм түләүле шартларда реабилитация чаралары белән вакытлыча тәэмин итә. Прокат пунктына Әлмәт районында тернәкләндерү чараларына мохтаҗ теләсә кайсы кеше яки аның туганнары мөрәҗәгать итә ала.
Тулырак мәгълүмат алу өчен сез социаль яклау идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Әлмәт шәһәре, К. Цеткин ур., 54а һәм телефоннар аша: 8 (8553) 32-45-50, 8 (8553) 43-91-88.