Әлмәттә тагын бер сәламәтлек саклау объекты барлыкка киләчәк!

2025 елның 14 марты, җомга

Урсала микрорайонында гомуми практика табибы үзәге барлыкка киләчәк. Объект Шамил Бикчурин урамында төзеләчәк.

Гомуми практика табибы үзәге өлкәннәргә дә, балаларга да хезмәт күрсәтәчәк. Бу 2,7 меңнән артык кешегә, шул исәптән балаларга да, медицина ярдәме алу мөмкинлеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Төзелешнең агымдагы этабында участокта әзерлек эшләре башланган инде. Подрядчы вакытлыча киртәләр һәм көнкүреш биналары төзү белән актив шөгыльләнә. Барлык эшләрне дә агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Төзелеш «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектының «озак һәм актив тормыш»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International