Катнашучының тагын бер гаиләсе утын яруда ярдәм алды

2025 елның 14 марты, җомга

Әлмәт районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына адреслы ярдәм күрсәтелә.

Еш кына «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» гуманитар ярдәм штабына яшелчә бакчасын утыртуга әзерләү, печән чабу, утын ташу һәм яру, шулай ук вак көнкүреш ремонты (мәсәлән, люстра элеп кую яки розетканы төзәтү) сорап мөрәҗәгать итәләр.

Мәсәлән, кичә штабка хәрби хезмәткәрнең гаиләсе мөрәҗәгать иткән. Бүген КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы волонтерлары утын кисәргә булышу өчен адрес буенча чыктылар.

Бүгенге көндә 1200 дән артык хәрби хезмәткәрләр гаиләсенә ярдәм күрсәтелгән.

Ярдәм бер генә тапкыр күрсәтелми, дип өстибез.

МХОда катнашучыларның гаиләләре 8 (8553) 26-01-01 телефоны буенча гуманитар ярдәм штабына мөрәҗәгать итеп, адреслы ярдәм ала алалар. Штаб көн саен иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International