Россия Хезмәт министрлыгының Г.А. Альбрехт исемендәге Инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру буенча федераль ресурс үзәге кресло-коляскалардан файдаланучы хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән затлардан цифрлы технологияләрдән файдалану өлешендә сораштыру үткәрә.
«Цифрлы» җәмгыять төзү процессында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән һәм электрон ресурслардан файдалану дәүләт хезмәтләре, белем алу, һөнәри эшчәнлек алу, тормыштагы башка ситуацияләрне хәл итү мөмкинлеген билгели торган мөһим факторга әверелә.
Онлайн-сораштыру барышында мөмкинлекләре чикләнгән затларның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән файдалану үзенчәлекләрен өйрәнү, цифрлы технологияләрне куллануга комачаулый торган киртәләрне ачыклау планлаштырылган.
Тикшерү барышында алынган мәгълүматлар кресло-коляскалардан файдаланучы инвалидларга цифрлы ресурслардан тигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча гамәли киңәшләр эшләү өчен кулланылачак.
Сораштыруны https://www.frcds.ru/socmonitoring-2025/ сылтамасы аша федераль үзәк сайтында узып була.