Әлмәт мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча квест-уенда катнаштылар

2025 елның 14 марты, җомга

3 нче номерлы «Городок чудес» МБДОУда  ата-аналар һәм балалар катнашында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен барысы да белергә тиеш!» дип исемләнгән квест - уен оештырылды. Уен берьюлы ике мөһим вакыйгага багышланды: 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә.

Чарада катнашучылар квест-уен формасында урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен беркеттеләр. Әлеге чараның максаты-балаларның һәм аларның ата-аналарының тормыш иминлеге культурасын формалаштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртү.

Квест-уеннарның соңгы өлешендә ата-аналар һәм балалар макетта үзләренең балалар бакчасына кадәр куркынычсыз маршрут төзеделәр. Макетны булдыру өчен кирәкле материалларны Әлмәт шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International