Бер җыр тарихы

2013 елның 8 ноябре, җомга
7 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең Картиналар галереясының АРТ –кунакханәсендә сәнгать сөючеләр очрашты. Музыкаль кичәнең темасы “Бер җыр тарихы. Романс” дип атала иде.

Романс – музыка сөючеләрнең иң яраткан вокаль жанры. Урта гасырларда ук барлыкка килсә дә, романска карата кызыксыну 19 йөздә нык арта. Хәзер дә ул киң катлам тамашачыларның яраткан жанры. Кичәдә 1 нче сузыка мәктәбе һәм музыка коллияте студентлары башкаруында Гурлиев, Варламов, Булахова, Чайковский һәм башка композиторларның әсәрләре яңгырады. Киләсе АРТ– кунакханә 12 декабрь көнне Яңа елга һәм Рождество бәйрәмнәренә багышланачак.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International