Әлмәттә эш урыннары ярминкәсе үтәчәк

2013 елның 8 ноябре, җомга
11 ноябрьдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә “Эш бирүче көне” уздырыла. Бу көнне Ижевск шәһәренең “Оптима” предприятиесенең кадрлар слуңбасы сатучы-консультантларны эшкә җыячак.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган белешмә буенча, Ярминкәгә килүчеләр эш урыннары банкы белән таныша алачак, шулай ук эш бирүче белән очрашып әңгәмә кора алачак. Теләгән кешеләр һөнәри һөнәри белем эстәү буенча тестирование үтә алачак.

Эш урыннары ярминкәсе Герцен урамы, 86 йорт адресы буенча үткәрелә. Башлана 10.—сәгатьтә.

Ландыш Сибгатуллина әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International