Әлмәт җәйге үзгәрешләргә әзерләнә: быел шәһәр урамнарын 300 меңнән артык чәчәк бизәячәк.
Теплицаларда зур эш бара: февральдән «ГУАД» АҖ осталары шәһәр ихтыяҗлары өчен чәчәкләр утырту белән шөгыльләнәләр.
Бу сезонда Әлмәт урамнарында традицион петуния, бәрхет, колеус һәм цинерарийларны күрергә мөмкин булачак.
Чәчәкләрне беренче утырту май аенда ук башланачак!