Иртәгә, 12 мартта, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, бозлавык. Җил көньяктан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-3˚. Көндез максималь температура +2..+5˚.
Юлларда урыны белән бозлавык.