Әлмәтлеләрне язгы юка бозның куркыныч булуы турында кисәтәләр

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Яз җитү белән сулыклардагы боз куркынычка әйләнә. Татарстанда балыкчыларның үлү очраклары теркәлгән инде.

Фаҗигадән качу өчен, гади кагыйдәләрне истә калдырыгыз:

  • Тыелган урыннарда боз өстендә йөрмәгез!
  • Балаларыгызны сулыкларда караучысыз калдырмагыз!
  • Кар яуганда аеруча игътибарлы булыгыз-промоиннар кар астында күренми!
  • Бозда исерек хәлдә булмагыз!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International