Шәһәр паркы «Иң яхшы сыерчык оясы-2025» конкурсын башлап җибәрә!

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Яз көне кошлар оя кору өчен куркынычсыз урыннар эзлиләр, һәм сезнең сыерчык ояларыгыз аларга ярдәм итәчәк.

Конкурс финалы: 22 март 2025

Урын: Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркның үзәк мәйданы.

Ничек катнашырга?

1. Заявканы онлайн тутырырга.

2. Сыерчык оясы ясап, аны 21 мартка кадәр түбәндәге адрес буенча китерегез: Әлмәт шәһәре, Радищев ур., 22.

3. Финал вакыйгасына килегез!

Җиңүчеләрне һәм креатив эшләр авторларын призлар көтә!

Иң яхшы сыерчык ояларын төзүче исеме белән шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә урнаштырачаклар!

Тулырак мәгълүматны 45-26-97 телефоны буенча ачыкларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International