Бүген гомумшәһәр киңәшмәсендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы булды. Хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәлак булганнарның туганнарына мөрәҗәгать итеп, кайгысын уртаклашты һәм ватандашларыбызны, дәүләтебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаучы якташларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын әйтте.