«Кадерле сөеклеләребез!
Сез безнең тормышыбызны мәгънә белән тутырасыз. Сез - безнең әниләр һәм балаларыбызның әниләре. Сез - безнең сеңелләр һәм кызларыбыз. Сездән башка без булмас идек, сездән башка өйләребездә бәхет булмас иде.
Сезгә шуны әйтәсебез килә, без сезне яратабыз һәм кадерлибез, чөнки сез дә безне яратасыз, көтәсез һәм һәрвакыт безнең белән. Тирә-якта ни генә булмасын».