7 мартта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының зур залында Әлмәт муниципаль районы Советының илле беренче сессиясе булды. Анда депутатлар, шәһәр прокуроры, контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре, Совет һәм башкарма комитет җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Утырышны ачып, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова республика һәм район бүләкләрен тапшырды.
Көн тәртибе буенча депутатлар дүрт мәсьәләне карады.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисапны Әлмәт муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Гөлнара Насыйбуллина тәкъдим итте.
Район Советының хезмәт урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе положениесе, җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Советының даими комиссияләре составы турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында район Советы Аппараты җитәкчесе Әнүзәр Юнысов сөйләде.