«8 Март Халыкара хатын — кызлар көне-яз символы. Бу вакытта табигать уяна, яңа планнар һәм хыяллар туа, шатлык һәм өмет китерә.
Районыбыз хатын-кызлары туган ягыбыз хакына лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт куялар. Сездән башка фән һәм мәгариф, социаль тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы, сәүдә, төзелеш, эшмәкәрлек, мәдәният һәм спорт, җитештерү, җәмәгать туклануы, дәүләт һәм муниципаль идарә кебек мөһим өлкәләрне күз алдына китерү мөмкин түгел. Традицияләребезне, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклауда һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә Сез төп рольне башкарасыз.
Өегез һәм гаиләгез турында армый-талмый кайгыртуыгыз, кулларыгыз һәм йөрәкләрегез җылысы, игелек һәм сабырлыгыгыз, авыр минутларда ярдәм итә белүегез һәм үз көчегезгә ышаныч уятуыгыз соклануга һәм чиксез рәхмәткә лаек.
Хәрби хезмәткәрләрнең аналарына аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең мәхәббәтегез — иң зур һәм иң изге. Сез лаеклы уллар, чын яклаучылар үстердегез. Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык һәм җан тынычлыгы телим.
Шәһәр һәм районның хөрмәтле хатын-кызлары, фронттан килгән посылкалар, җылы әйберләр, окоп шәмнәре, сезнең кайгыртучан кулларыгыз ясаган маскировка челтәрләре һәм безнең сугышчыларыбыз алгы сызыкта көткән хатларыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Алар өчен борчылуыгызны уртаклашам. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз исән — сау кайтсын дигән теләгегез тормышка ашсын.
Бәйрәм белән! Сезнең һәр көнегез Яктылык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу белән тулы булсын. Һәркайсыгызга сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм тынычлык телим».