7 мартка һава торышы фаразы

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 7 мартта, Әлмәттә болытлы булачак. Төнлә бераз кар ява. Көндез кар, юеш кар, урыны белән яңгыр ява. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка күчү белән 5-10 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚. Көндез максималь температура -2..+1˚.

Юлларда бозлавык, көндез кар боткасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International