Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлегендә тарихи музей ачылды

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
7 ноябрь көнне Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Әлмәт бүлегендә тарихи музей ачылды.

ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, генерал-майор Рафил Ногманов, ТР Эчке эшләр министры урынбасары, эчке эшләр хезмәте полковнигы Дамир Динниулов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" ААҖ Профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, бүлек җитәкчесе Дамир Гарипов, Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар Советы рәисе Евгений Гатцук, ветераннар һәм хезмәткәрләр катнашты.

Музей оештыру идеясе 10 еллар элек барлыкка килгән. Бу инициативаны идарә җитәкчесе Дамир Гарипов хуплап каршы ала һәм аны тормышка ашыру өчен зур тырышлык куя.

Беренче көннәрдән үк музей өчен актлар залында аерым бүлмәләр бирелә, ремонт ясала, стендлар булдырыла. Ветераннар, хезмәткәрләрдән сораштырулар уздырыла,музейда урын алырга тиешле документлар ныклап өйрәнелә.

Дамир Гарипов музейны ачу тантанасының Әлмәт шәһәренә - 60, Татарстан нефте табылуга -70 ел тулган истәлекле чорга туры килүен ассызыклады.

"Төбәктә кара алтын табылу, сәнәгать үсешен тормышка ашырган нефтьчеләребез шәһәрнең үсешен тәэмин итте, әлеге еллар дәвамында калабыздагы хокук һәм иҗтимагый тәртип милиция хезмәткәрләре тарафыннан сакланды. Мин ышанам, музей яшь хезмәткәрләр өчен уку-өйрәнү, ветераннар өчен яшьлекләрен искә алу урыны булыр",- диде Мәҗит Салихов үзенең чыгышында.

Район башлыгы шәхси составны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте:

- Сезнең хокукый дәүләт төзүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Көнне төнгә ялгап әлмәтлеләрнең иминлеген саклыйсыз, закон һәм хокук тәртибе сагында торасыз. Җинаятьчелек белән көрәштә дә алгы сызыкта барасыз.

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлап, нык сәламәтлек, иминлек, авыр хезмәтегездә уңышлар телим."

Соңыннан милиция ветераннарына "Әлмәт шәһәренә -60 ел" юбилей билгеләре дә тапшырылды .

Тантаналы чыгышлардан соң кунаклар ал тасманы кисеп, музейны ачтылар.

Ф САБАЛЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International