Якын Ямаши авылында яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Якын Ямаш халкы «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча төзелгән универсаль спорт мәйданчыгында физкультура белән шөгыльләнә алачак.

Хәзерге вакытта проект эшләнү стадиясендә, ләкин тиздән, төзелеш-ремонт сезоны башлану белән, төзелеш эшләре башланачак.

Объектны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 5,4 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International