1 март көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Әлмәтнең Әтиләр Советы һәм Әлмәт районы мәгариф Идарәсе тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган «Әти белән бергә» Зарница чарасы булып узды.
2025 елда «Әти белән бергә» Зарница 200ләп катнашучыны җыйды! Чараның төп максаты - әтиләрне үз балалары тормышына тарту. Балалар әтиләре белән горурлансын, ә әтиләр үз балалары белән горурлансын өчен оештырыла әлеге чара. Әти белән үткәргән вакыт иң кадерлесе һәм балалар хәтерендә озак еллар сакланачак.
Әтиләр, бөтен эшләрен калдырып, вакыт таптылар һәм үзләре белән балаларын да алып килделәр. Бу чара-әтиләрнең балалар белән дөрес, сәламәт, тату аралашуы, команда рухы, үзара ярдәмләшү һәм ышаныч үрнәге.
Россия Аталары союзы девизы - чит балалар юк, минем балам даирәсе бар! Әлмәт Әтиләр советы әлеге шигарь астында спорт чарасы оештырды. Команданың барлык этапларында ярдәмчеләре белән активист әтиләр ярдәм итте.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: