Әлмәттә махсус комиссия таксилар эшчәнлеген тикшерде

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Муниципалитет, салым службалары, ЮХИДИ вәкилләреннән төзелгән комиссия чираттагы тапкыр таксилар эшчәнлеген тикшерергә чыкты.

Моның сәбәбе дә юк түгел. Соңгы вакытта шәһәрдә таксиларның артуы күзәтелә. Шул ук вакытта унбер фирманың гына кеше ташуга лицензиясе бар. Калганнары законсыз эш итә. Бу юлы да тикшерү барышында “астан эш йөртүчеләргә” карата беркетмә тутырырга туры килде. Аларга карата законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен мировой суд карар чыгарачак.
 
"Әлмәт таңнары"
http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International