Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында «Девон» спорт комплексында Әлмәт районының балалар бакчалары гаиләләре арасында Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спорт бәйрәме узды.
Эстафетада 10, 26, 62, 63 һәм 64 нче балалар бакчаларыннан командалар көч сынашты. Катнашучылар спорт әзерлеген күрсәтеп кенә калмадылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен дә ныгыттылар!