15 көн эчендә торак – коммуналь хезмәтләр өчен 4,7млн сум бурыч кайтарылган

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе
15 көн дәвамында идарә итүче компания хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә коммуналь хуҗалык өчен 10 меңнән артык бурычлары булган фатирларга йөреп рейдлар уздырдылар. Фатир хуҗалары белән сөйләшүләр алып барылды,бурычлар җыелуның сәбәпләре ачыкланды. Әлеге вакыт эчендә 3114 фатирга рейд ясалган, 2689 кисәтү кәгәзьләре тапшырылган. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Богданчиков сүзләренә караганда, уздырылган рейдларның нәтиҗәсе бар, 4млн 688 мең сум бурыч кайтарылган.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International