«Әти белән куркынычсыз!» гаилә спорт чарасы Әлмәт шәһәренең «Әкият иле» 35нче балалар бакчасы базасында узды. Ул «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә оештырылды.
Чарада 2, 30 һәм 35 нче балалар бакчалары катнашты. «Имин юл», «Көйләүче», «Юл билгесен күрсәт», «Имин фонарь» станцияләрендәге мавыктыргыч биремнәр катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә иң яхшыларны ачыкларга ярдәм итте.