Әлмәтле Нәҗип Мохитов спорт радиопеленгациясе буенча Америка чемпионы булды
2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе
Моңа кадәр бер генә татарстанлының да спорт радиопеленгациясендә АКШның ачык чемпионаты, ике төбәк чемпионы булганы юк иде әле.
Америка Кушма Штатларының Төньяк Каролина штатындагы Ашеборо каласында спорт радиопеленгациясе буенча ике төбәкнең - Төньяк һәм Көньяк Америка континентларының VII чемпионаты булып узды. Анда М60 «ир-атлар» категориясендә спортчы якташыбыз – Әлмәтнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсеннән клуб җитәкчесе Нәҗип Мохитов алтын медаль яулап кайтты.
Безнең спортчы 80 метрлы радиодиапазонда 50 нче минутта финишка килеп җитте. Татарстан «радиоэзләүчесенә» «фоксоринг» программасында да иң яхшы нәтиҗәгә ирешү насыйп булды. Моның өчен аңа икенче алтын медаль тапшырылды. «Спринт»та 40 минут нәтиҗә күрсәтеп исә Нәҗип Мохитов ирләр төркемендә Америка чемпионы исемен яулады һәм өченче алтын медальгә лаек булды.
Чемпионның сөйләвенә караганда, категориядә Канада, Болгария, Германия, Украинадан күп тапкырлар Америка чемпионы булган спортчылар катнашуына карамастан, ул үзе баштан ук лидерлар өчлегенә керүне үзмаксат итеп куйган. Аның нәтиҗәләре - 3.5 мегагерцта 5 радиотапшыргычны эзләү программаларында 50 минут, 7 километрлы дистанциядә радиоориентлашуда 62 минут һәм спринтта, 10 радиомаякны эзләүдә 40 минут. Моннан тыш, ул «2 метр» радиодиапазонында бронза медаль яулаган.