Юлга чыкканда куркынычсызлык каешын эләктерегез

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе
Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен штрафларның артуы үзенең нәтиҗәләрен бирде, Татарстан һәм Россия юлларында әлеге таләпне үтәүче машина йөртүчеләр һәм пассажирлар саны артты. Тик бу, нигездә, алгы утыргычтагыларга гына кагыла. Автомобильнең арткы утыргычыннан урын алучылар әлеге куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында уйлап та карамый. Аларда бары ГАИ хезмәткәрләре һәм 500 сум штраф түлисе булу гына курку уята. Беркем дә каеш эләктермәүнең тормыш һәм сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин икәнлеге турында уйламый.

Ике ел элек, 2011 елның ноябрендә “Лениногорск УТТ” ның Бөгелмәгә баручы вахта машинасы “Лада – Калина” белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, машинаның арткы утыргычындагы 7 яшьлек кызның гәүдәсен коткаручылар багажниктан табып алалар.

Мондый очракларны тормышта адым саен очратырга мөмкин, шуңа күрә дә законнар катгыйланганны көтмичә, саклык чараларын аңлы рәвештә кулланырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International