“Татнефть” ААҖ Медсанчастендә чираттагы Workshop

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе
31 октябрь һәм 1 ноябрьдә Медсанчастьтә күкрәк һәм корсак куышлыгы аневризмын эндоваскуляр протезлау буенча чираттагы катлаулы операцияләр үткәрелде.

Операцияләр РКНПКның ( Мәскәү) йөрәк- кан тамырлары хирургия бүлеге фәнни хезмәткәрләре җитәкчелегендә Медсанчастьнең рентгенохирурглары тарафыннан уздырылды. Мастер – класс вакытында Баулыдан бер, Лениногорскидан ике пациент алынды. Алар әлеге патология белән ачык операция ясарга мөмкин булмаучылар төркеменә керә.Белгечләр әйтүенчә, операцияләр уңышлы узган, пацентлар үзләрен яхшы хис итәләр. Мондый чаралар Медсанчастьтә кеше гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган шактый катлаулы операцияләрнең төрләре арта баруны күрсәтә.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International