Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәбез!

Республика Конституциясе халыкара һәм Россия законнар жыелмасының иң яхшы үрнәкләрен туплаган дәүләтчелегебезнең төп документы буларак, гражданнар иреге һәм хокукларның гаранты булып тора. Төп документ республика, җирле үзидарә үсеше, социаль-икътисади тотрыклылык, хуҗалык эшчәнлеге иреге, милек формаларының күптөрлелеге, конфессияләр арасындагы дуслык, милли – мәдәни мөнәсәбәтләрнең тигезлеге шартларында идарә итүгә нигез булып тора.

Бүген безнең һәрберебез Татарстанда яшәвебез, көндәлек хезмәтебез белән республиканың иминлеген ныгытуга өлеш кертә алуыбыз белән лаеклы горурланабыз. Бу бәйрәм көнендә барчагызга да бәхет, ныклы сәламәтлек телим. Хезмәтегездә яңа казанышларга ирешегез, гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен, киләчәккә булган ышанычыгыз югалмасын.


Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гирфанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International