Клементейкино авыл җирлеге һәм Түбән Мактама поселок советы башлыклары, тантаналы миссияне үтәп, сугыш ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар.
Бүләкләнүчеләр арасында - Михайлова Сайребия Симендеевна, Санникова Лидия Васильевна, Ханнанова Гыйздениса Камалиевна, Гаврилина Анна Никитична һәм Хаҗиәхмәтова Мунзия Мөхәммәтгәрәевна.
Җирлек башлыклары ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм туганнарыннан җылылык теләп, юбилей медальләрен шәхсән тапшырдылар.
Якын арада юбилей медальләре барлык ветераннарга тапшырылачак.