«Батырлык атналыгы» кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан 56 нчы «Нәни батыр» балалар бакчасында Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән «Баһадир егетләрдә кунакта» квест-уены узды.
Чарада катнашучылар урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен мавыктыргыч формада беркеттеләр. Балалар әтиләре белән бергә «Күңелле таяк», «Тайгак юл», «Такси», «Җир асты кичүе», «Юл хәрәкәте кагыйдәләре галереясе», «Техник хезмәт күрсәтү» ярышларында катнаштылар.
Чара азагында урамда кыр кухнясы оештырылды.