Әлмәттә ДАИ юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Галимов Эдуард Ягъфәр улын искә алдылар

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Батырлык атналыгы» патриотик акциясе кысаларында Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән бергә Галимовлар гаиләсендә булдылар.

Бу очрашу ДАИ юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, 1996 елның 22 июнендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган Эдуард Ягъфәр улы Галимовны искә алу тантанасы булды. Батырлык дәресе ЮИДовчыларда тирән тәэсир калдырды.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган истәлекле бүләкләр тапшырып, герой истәлеген хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International