Әлмәттә миграция учетына куелучы чит ил гражданнары 18 процентка арткан

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Агымдагы елда Әлмәттә 7154 якын һәм ерак чит илләрдән килгән гражданнар миграция учетына куелган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк. Болардан тыш, Россиягә визасыз килгән 3000 кеше миграцион пакет алган. Аларның күбесе килү сәбәбен эшкә урнашу дип аңлата. Шул ук вакытта, бары тик 501 кеше генә юридик яктан теге яки бу предприятиедә эшләүче буларак рәсмиләштерелгән.

Илдар Гобәев сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләре белән берлектә 249 тикшерү уздырылган, 2051 миграцион режимны бозу очраклары ачыкланган. Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы әлеге ситуацияне анализлап, миграцион контрольне көчәйтергә кирәклегенә, тикшерүләрне полиция, салым һәм торак йорт идарәләре хезмәткәрләре белән берлектә уздырырга кирәклегенә басым ясады.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International