«Татарстан - Яңа гасыр”да Мәҗит Салихов белән “Туры элемтә” үтте

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
4 ноябрь көнне Казанда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында туры эфирдан чыгыш ясады. Программа тулысы белән Әлмәт районына багышланган иде.

“Кала кызыклы тарихы һәм язмышы белән үзенә җәлеп итеп тора. Алтмыш ел элек әлеге урында кечкенә генә эшчеләр бистәсе булган. Бүген исә бу шәһәр чын европача төсмер ала бара, биредә заманча алга китеш чиксез зур. Соңгы елларда Әлмәттә нинди үзгәрешләр күзәтелә соң? Шәһәр тормышының көнүзәк мәсьәләләре турында без бүген тапшыруыбызның кунагы - Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән әңгәмә корабыз”, - дип башлады үзенең программасын Гөлнара Тимуршина.

Эфир дәвамында электрон тавыш бирү барды, аның нәтиҗәләре буенча тамашачылар Әлмәтне республиканың нефть башкаласы, дип атадылар.

“Әлмәтнең үсеше нефть табу белән тыгыз бәйләнгән, икътисадта әлеге өлкәнең өлеше 80 процентны тәшкил итә. Калабызда яшәүчеләр өчен комфортлы яшәү, уку һәм эшләү шартлары тудырылган. Әлмәтлеләр өчен юбилейлы даталар аеруча үзенчәлекле”, - дип ассызыклады район башлыгы.

Туры эфир Әлмәт турындагы “Рожденный нефтью”дип аталган фильмнан өзекләр күрсәтү белән үрелеп барды. Әлеге фильмның тулы вариантын районның рәсми порталындагы “Әлмәткә 60 ел” вкладкасында карарга була.

Әңгәмә барышында торак һәм социаль объектлар төзелеше, юлларны ремонтлау, җәмәгать транспорты, төзекләндерү, экология, ЖКХ һәм башка күп кенә мәсьәләләр кузгатылды.

- Әлмәт куәтле индустриаль үзәкләрнең берсе булып тора. Нефть тармагыннан тыш, машина төзелеше, металлургия, җиңел сәнәгать предприятиеләре уңышлы гына эшләп килә. Әлмәт торба заводы, “Алнас”, “Радиоприбор” заводы, “Баулюкс” компаниясе, “Алсу” фабрикасы шундыйлардан. Урта һәм кече бизнесның да роле чиксез зур. 7 меңләп эшмәкәр исәптә тора. Аларның район бюджетына керткән өлеше 13,8 процентны тәшкил итә, - диде очрашу барышында Мәҗит Салихов.
-
Агросәнәгать комплексының темасы турында аерым сөйләшенде.

- Бездә авыл хуҗалыгы җирләре 125 мең гектар мәйданны били. 26 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли. Аларда 2 меңләп кеше хезмәт куя. Терлекчелек һәм сөтчелек тармакларын үстерү өстендә эшлибез. Республика, муниципалитет җитәкчелегенең, “Татнефть”, “СМП-Нефтегаз”, “Союз-Агро” кебек инвесторларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормышында уңай үзгәрешләр күзәтелә. Ел башыннан 90 миллион сумлык кредит бирелде, авыл җирлегендә яшәүче 118 гаиләгә торак төзү өчен 100 миллион сумлык субсидия бүленде.
-
Районның федераль һәм республика программаларында катнашуы турында да мәгълүмат җиткерелде.

- Рәттән дүртенче тапкыр торакны кулланышка тапшыру буенча алдынгы позицияләрне яулыйбыз. Мәктәпләрне ремонтлау, балалар бакчалары төзелеше дә уңышлы гына тормышка ашырыла. Районда әле тагын 24 мәктәп ремонт көтә. Хәзерге вакытта ике балалар бакчасы төзелеп килә. Авыл клублары төзелеше программасы буенча 2012 елда Югары Мактамада клуб төзелде, юбилейлы елда – Елховойда.
-
Күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 2 миллиард сумга 344 йорт ремонтланган. ТОСМСлар һәм аларның баш предприятиеләре тарафыннан төзекләндерү эшләре нәтиҗәле алып барыла, - дип ассызыклады район башлыгы.

Җәмәгать транспортының һәм юллар челтәренең үсеше игътибарсыз калмады.

- Юллардагы бөкеләр проблемасы Әлмәткә дә хас. Шәһәр эчендәге юлларны бушату максатыннан чыгып, әйләнгеч юл төзү дәвам итә. Республика җитәкчелеге һәм “Татнефть”нең ярдәме белән Шевченко урамына реконструкция ясалып, җир асты һәм өсте машина кую урыннары төзелде һәм башка күп кенә чаралар тормышка ашырылды. Экологик чиста транспортны булдыру өстендә эшлибез.
-
Экология мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Агымдагы елның экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы булуын да күздә тотып, 36 парк һәм скверны төзекләндерүне планлаштырабыз. Шарлавыклы буалар - нефтьчеләр башкаласының визит карточкасы. “Үз агачыңны утырт” акциясе барышында шәһәрдә яшәүчеләр тарафыннан 12 меңнән артык үсенте утыртылды”, - дип мәгълүмат җиткерде Мәҗит Хаҗипович.

Эфир барышында тамашачылардан кергән шалтыратулар күп булды. Иң зур проблемаларның берсе дип Мәҗит Салихов чистарту корылмаларын атады. 40 ел дәвамында эксплуатацияләү нәтиҗәсендә алар бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән. Бу бик зур чыгымнар сорый торган чара. Шуңа күрә дә федераль максатчан программага керү зарур.

Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасына килгәндә, районда 1 блоклы-модульле ФАП төзелгән, 7 ФАП, 1 участок хастаханәсе, 1 табиб амбулаториясенә һәм башкаларга капиталь ремонт ясалган.

- Әлмәт чын мәгънәсендә республиканың спорт үзәгенә әверелде. 52 төр спорт төре популяр. Универсиада нәтиҗәләре буенча, ТР Президенты Рөстәм Миннехановның игътибары нәтиҗәсендә шәһәр 8 спорт мәйданына ия булды. Хәзерге вакытта аларны көйләү бара”, - диде район башлыгы.
-
2014 ел РФдә Мәдәният елы, дип игълан ителде. Киләсе елда Әлмәт драма театрының 70 еллыгын билгеләп узу планлаштырыла. “Әлеге чарага без бик җитди әзерләнәбез. Алга таба әле район мәдәният йортын реконструкцияләү күздә тотыла”, - дип, игълан итте Мәҗит Салихов.

Очрашу азагында район башлыгы Әлмәт җирлегенең төп байлыгы булып кешеләр, хезмәт ияләре торуын әйтте. “Еллар узар, әлмәтлеләрнең яңа яшь буыны үсеп җитәр. Иманым камил: нәкъ менә шушы буын безнең тарафтан булдырылганны үстерәчәк тә!”, - дип ассызыклады ул.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде,
“Альметьевский вестник»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International