Соңгы вакытта әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә коеларның ачык люклары куркынычы турында ешрак хәбәр итә.
Иртәнге киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова җаваплы хезмәтләргә һәм шәһәр җитәкчесе Айнур Исхаковка кое люкларының герметиклыгын тикшерүне йөкләде, халыктан килгән хәбәрләргә оператив җавап бирүнең мөһимлеген ассызыклады.
«Ачык люклар җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен куркыныч тудыра. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен без куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тиеш», — дип йомгаклады Гүзәл Хәбетдинова.
Хөрмәтле әлмәтлеләр! Шәһәр территориясендә ачык кое табылган очракта, бу хакта экология һәм төзекләндерү департаментына 8(8553)33-46-13 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.