21 февральдә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә МХОда катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак.
Килүчеләр өчен мөмкинлек булачак:
• Ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашырга;
• Вакансияләр турында мәгълүмат алырга;
• Мәшгульлек хезмәте белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга;
• Мастер-классларда катнашырга.
Килегез!