Мәҗит Салихов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең һөнәри күнекмәләрен арттыру программасында катнашты

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең һөнәри күнекмәләрен арттыру программасында катнашты. Татарстан муниципалитетлар башлыкларын укытуны Татарстан Президенты Аппараты һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе оештырды. Программаның “Муниципаль берәмлек башлыгының, нәтиҗәле лидер буларак, профессионализмы һәм шәхесе” темасына беренче модулен муниципаль районнар башлыклары ике төркемгә бүленеп өйрәнәчәк.

Беренче төркем укулары октябрь азагында тәмамланды. Башлыклар зур игътибар таләп итә торган темаларга тукталды. Бу – мигрантлар, дини экстремизм проблемалары. Үз чиратында районнар башлыклары Татарстан Республикасы Президентыннан муниципаль хакимиятләр белән эре бизнес арасындагы мөнәсәбәтләр, мәгариф проблемалары, шулай ук муниципалитетлар арасында тәҗрибә алмашу мәйданчыгын булдыруны турында фикер алышты.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International