Әлмәткә чын кыш килде!

2025 елның 16 феврале, якшәмбе

Шәһәр урамнарын чистарту өстендә 20 берәмлек техника эшли.

Юл хезмәтләренең төп бурычларыннан берсе-җәмәгать транспорты йөри торган шәһәр юлларында кар җыештыру. Квартал эчендәге юлларга, баскычларга һәм тротуарларга, җәяүлеләр кичүләренә һәм аларга килү юлларына, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларының утырту мәйданчыкларына аерым игътибар бирелә.

Идарәче компанияләр хезмәткәрләре дә актив эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International