Ватанны саклаучылар елында, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан, «Менеджер» мәктәбенең «Җиңү волонтерлары» мәктәп отряды «ТР Җиңү волонтерлары» Әлмәт бүлеге һәм «Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы» Әлмәт бүлеге белән берлектә «Сугышчан хәрәкәтләр герое белән Диалог»республика патриотик акциясенә кушылды.
Балалар Безнең заман геройлары– сугыш хәрәкәтләре ветераннары Әсхәт Баталов һәм Александр Голев белән аралаша алдылар. Әсхәт Равил улы үзенең Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабасы турындагы хатирәләре белән уртаклашты, ә Александр Николаевич үзенең Чечнядагы хезмәте турында сөйләде. «Хәтер» тарихи-патриотик музеенда узган очрашу ахырында ветераннар яшьләрнең сорауларына җавап бирделәр.
5 февраль көнне 1 нче гимназиядә «Герой белән диалог» акциясе кысаларында Р.Фәхретдиннең махсус хәрби операциядә катнашучы, чыгарылыш сыйныф укучысы Айнур Якупов белән очрашуы булды. Ул укучыларга гуманитар ярдәмнәре һәм солдатларга хатлары өчен рәхмәт белдерде. Бу көнне шулай ук ата-аналар, укучылар һәм педагоглар тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм дә тапшырылды.