Чараларда педагоглар, тәрбияләнүчеләр, укучылар, ата-аналар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре катнаша.
Бүген, мәсәлән, «Русалочка» балалар бакчасының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм йөзеннән рәсемнәр белән открыткалар ясадылар. Һәр открытка эчендә балалар яклаучыларыбызга җылы теләкләр яздылар.
Бәйрәм алдыннан патриотик чаралар барлык мәгариф учреждениеләрендә дә узачак.
Моннан тыш, 23 февральгә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрү планлаштырыла: маскировка челтәрләре, мендәрләр, тәм-томнар, шулай ук балалар кулы белән ясалган бүләкләр һәм сувенирлар.