Армиядә наркотикларга тикшерәчәкләр

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Армия хезмәтенә алынучы һәркем наркотикларга бәйлелеккә тикшерү узачак. Россия кораллы көчләренең һәрбер солдаты һәм офицеры составына наркотик матдәләр кергән средстволар куллануны ачыклаучы тестлар узарга тиеш. Әлеге закон бигрәк тә корал, каравыл хезмәте, куркыныч чыганаклар белән эшләүчеләргә карата кулланыла. “Известия” газетасы хәбәр иткәнчә, бу юнәлештә инде ведомство норматив актлары булдырылган. Хәзерге вакытка кадәр тикшерүне хәрби югары уку йорты курсантлары, контракт белән эшләүче офицерлар гына узган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International