Россиядә права алу өчен имтиханнарны “автомат” коробкалы машинада да бирергә мөмкин

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Бүгеннән “Юл куркынычсызлыгы хәрәкәте” турындагы законга үзгәрешләр керде. Россиядә права алу өчен имтиханнарны “автомат” коробкалы машинада да бирергә мөмкин, ләкин алга таба “механика” коробкалы машина белән идарә итү мөмкин булмаячак.

Хәзер ГАИ да узачак имтиханнарны экстерн белән бирү тыела. Шулай итеп, авто мәктәпләрдә уку мәҗбүри .

Яңадан мопед һәм скутерда йөрү хокукы бирүче “М” категориясе кертелә. Праваны 16 яшьтән алырга мөмкин булачак. Моңа кадәр булган категорияләргә А1– җиңел мотоцикллар, В1– трицикл һәм квадроцикллар, С1– зур булмаган йөк машиналары, Д1– зур булмаган автобуслар өчен өстәлә.Чит ил правасы булганнар киләсе елның 14 маеннан Россия территориясендә йөри алмаячак. ГАИ хезмәткәрләре фикеренчә, әлеге чаралар юлларда тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәк.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International