Мөһим тарихи дата — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан районда яшәүче 450 дән артык кеше «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медален алачак.
Әлеге мактаулы бүләк тапшырылачак халык исемлеген төзү төгәлләнгән инде. Әлмәттә 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 элеккеге концлагерь тоткыны, 1 блокадачы, 52 сугышта катнашучының тол хатыны, 331 тыл хезмәтчәне һәм 68 граждан яши, алар бер үк вакытта ике категориягә ия: тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучының тол хатыны.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 2 сентябрендәге Указы белән гамәлгә куелды.
Статусы буенча медаль күкрәкнең сул ягында йөртелә һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медаленнән соң урнаштырыла.