14 февральдә 13 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында 2024 ел нәтиҗәләре буенча ТР сәламәтлек саклау министрлыгының ачык максатларын тормышка ашыру турында фикер алышу булачак. Министрлык хисабын министр урынбасары И.Р. Фатихов һәм министрлык хезмәткәрләре тәкъдим итәчәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елдан гражданнар билгели торган иҗтимагый максатларны формалаштыру проектында катнаша. Министрлыкның 2024 елга бурычлары өчен тавыш бирүдә 8 138 кеше катнашты. Аның йомгаклары буенча 5 ачык максат һәм бурыч расланды. Яман шешләрнең башлангыч стадияләрендә ачыклануын арттыру инде беренче ел гына өстенлекле булып калмый. Моннан тыш, татарстанлылар үз тавышларын поликлиникаларның табиблар белән тәэмин ителешен арттыруга һәм башкаларга бирделәр.
Хисап проекты белән җентекләп ТР Иҗтимагый палатасы һәм министрлыклар проекты сайтында https://publictasks.tatarstan.ru/ танышырга мөмкин. 13 февральгә кадәр гражданнарның хисапка яисә максатларны һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләренә карата искәрмәләре һәм тәкъдимнәре Darya.Zubova@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә яисә язма рәвештә https://oprt.tatarstan.ru/forma-podachi-zamechaniy-i-predlozheniy.htm махсус формасы буенча Министрлык адресына: 420012, Казан ш., Мөштәри ур., 11/40, каб.219 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр) .
Тыңлаулар 14 февральдә 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, утырышлар залы (137).
Җыелышта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
Теркәлгәндә катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, почта һәм электрон адресы, телефон номеры күрсәтелә. Теркәлү җыелыш башланырга бер тәүлек кала тәмамлана.