12 февральгә һава торышы фаразы

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Иртәгә, 12 февральдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә дә, иртә белән дә явым-төшем юк; урыны-урыны белән томан. Көндез кайбер районнарда бераз кар ява. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -13..-16, аязганда -19 кадәр. Көндез максималь температура-6..-9˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International