Яшьләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм уздырылды

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе
Бүген Яшьләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды. Бу тарихи датаның әһәмияте елдан-ел арта бара. Россия халкы өчен дүрт йөз ел элек булган вакыйгалар биргән дәресләр бүген дә актуаль һәм мөһим.Әлеге көнне без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшибез.Мондый вакытта алгы планга халкыбызның иң күркәм сыйфатлары –чын йөрәктән Ватанны яратуы, гореф-гадәтләргә хөрмәт белән каравы, рухи тынычлыгы һәм ныклыгы чыга. Һәр халыкның үзенә генә хас милли йолалары, бәйрәмнәре, җыр-биюләре бар. Барлык милләт кешеләре дә үзара аралашып, гөрләп яшәсен өчен дустанә мөнәсәбәтләр иң мөһим урынны биләп тора.

Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән әлмәтлеләрне һәм бәйрәмдә катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов тәбрикләде.

- Һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Кешеләргә ышанычлы иминлек гарантияләүче, алар хезмәттә дә, иҗатта да үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алырлык заманча граждан җәмгыятен уртак тырышлык белән генә төзи алачакбыз. Әлмәт - безнең туган йортыбыз. Шушы йортта 60-тан артык милләт бер-берсе белән дус һәм тату булып, милли гореф-гадәтләрне саклап, барлап, илгә, телгә, мәдәнияткә булган мәхәббәтне буыннан-буынга тапшырып яшиләр, - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. Исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек теләде.

“Лира” җыр театры, “Сөмбел”, “Ивушка” ансамблләре чыгышлары, Рамил Закиров, Эльмира Вәлиева, Олеся Әхмәтшина башкаруындагы җырлар бәйрәмнең бизәге булды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Руслан Бажутов,Пресс-служба Главы АМР

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International