Әлмәт егетләре International Math Competition CASPIAN CUP 2025 халыкара олимпиадасында катнаштылар

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

8-9 февраль көннәрендә Бакуда менталь арифметика буенча International Math Competition CASPIAN CUP 2025 Халыкара олимпиадасы узды.

Олимпиадада 16 илдән 266 вәкил катнашты: Әзербайҗан, Россия, Казахстан, Украина, Германия, Америка, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Алжир, Польша, Латвия, Болгария, Кытай, Төркия, Бөекбритания.

Әлмәт шәһәренең «Акыл академиясе» балалар үзәге укучылары призерлар булдылар. Гарифуллин Әмир шәхси зачетта-3 нче, команда зачетында 1 нче урынны алды. Хуҗеев Аскар шәхси зачетта 3 нче урынны алды. Хәлимов Тимур шәхси зачетта - 3 нче, команда зачетында 2 нче урынны алды. Дмитрий Ландышев шәхси зачетта - 3 нче, команда зачетында 1 нче урынны алды. Артемий Олейник шәхси зачетта - 3 нче, команда зачетында 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International