Әфганстан геройларының батырлыгына 36 ел тула

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Хәрби конфликт 9 ел һәм 51 көн дәвам итте.

15 февральдә 10: 30 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең Хәтер мәйданында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган митинг узачак.

Ветераннарны, җәмәгать эшлеклеләрен һәм шәһәр халкын тынычлык һәм иминлек өчен үз гомерләрен биргән геройларны искә алырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International