Бүген «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән «Туры элемтә» булачак

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе
Бүген «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 19.00 сәгатьтә узачак «Туры элемтә» программасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов туры эфирга чыгачак. Чыгарылышның темасы Әлмәткә багышланган.

Соңгы елларда шәһәр тормышында булган үзгәрешләр, яңалыклар һәм башка күп кенә көнүзәк мәсьәләләр – болар барысы да эфир барышында яңгыраячак. Программаны республикада яшәүчеләр генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илдә яшәүчеләр дә карый алачак.

Район башлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International