Татарстанда органнар трансплантациясенә кагылышлы республика программасы эшләнә башлады

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе
Татарстанда органнарны күчереп утырту турындагы республика программасы эшләнә башлады.

ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерүенчә,
республикада бу юнәлештә эш инде башланган. Аның әйтүенчә, Татарстанда өлкәннәргә һәм балаларга органнарны трансплантацияләү үсеше буенча 2014, 2015 һәм 2016 нчы елларга исәпләнгән программа проекты буенча фикер алышу булган. "Әлегә бөер, бавыр һәм йөрәкне күчереп утырту эшен дәвам иттерү бурычы күздә тотыла, аннары ашказаны асты бизе трансплантациясен өйрәнү нияте бар, шулай ук үпкәләрне күчереп утыртуны башлау көтелә. Республиканың 11 сәламәтлек саклау учреждениесендә донорлык базалары үсеше күздә тотыла. Республика клиник хастаханәсен, Төбәкара клиник диагностика үзәген, Республика клиник офтальмология хастаханәсен кирәкле җайланмалар белән җиһазлау, трансплантология белән шөгыльләнүче белгечләрне өйрәтү, шулай ук халыкка да аңлату эшләре үткәрү мөһим. “Бу гади эш түгел, һәм җәмәгатьчелекнең органнарны күчереп утырту әһәмиятен аңлавы зарур, чөнки бик күп пациентлар өчен бу исән калып, тормышны дәвам иттерүнең бердәнбер мөмкинлек", - дип билгеләп үтте Гадел Вафин. Министр искәрткәнчә, бу программа ТР Президенты йөкләмәсе буенча эшләнә башлаган. Бу хакта Республика башлыгы ТР парламентына юлламасында басым ясап узган иде.

Гадел Вафин әйтүенчә, быел Татарстанда бөер трансплантациясе белән бәйле 17 операция үткәрелгән, 1 бавыр 2 йөрәк күчереп утыртылган. Бөерне трансплантацияләү эшенә керешкәннән бирле Татарстанда барлыгы 270 бөер күчереп утыртылган.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International