Студентлар Хэллоуинны билгеләп үтте

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе
ИЭУП Әлмәт филиалы студентлары Хэллоуин бәйрәмен истә калырлык итеп билгеләп үтте. Бу көнне төрле костюмнарга киенгән балалар ишектән– ишеккә йөреп баллы күчтәнәчләр җыялар. Бәйрәмне оештыруга студентлар бик теләп алынды. Уку йортының тәрбия бүлегендә алар өчен грим бүлмәсе оештырылды. Һәр кеше иң куркыныч грим ясарга омтылды. Иң баш “өрәк” булып директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Мингбаевна киенде. Ул студентлар белән бергәләп Хэллоуинның күңелле узуына өлеш кертте.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International