Юлларда яңа камералар

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе
ЮХИДИ тарафыннан юлларга куелган камералар, машина номерларын гына түгел, руль артында утыручыларның йөзләрен дә фотога төшерә башлаган. Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе әлеге фотосүрәтләргә нигезләнеп, ремень эләктермәгән өчен генә түгел, ә кәрәзле телефоннан сөйләшкән өчен дә штрафлар юллый башлады. “Коммерсант”газетасы хәбәр иткәнчә, юл хәрәкәтен бозучыларга каршы көрәштә техник җайланмаларны камильләштерү һәм сынау юнәлешендә Татарстан һәрвакыт беренчеләрдән булды. Стоп-линиягә керүне күрәтүче камералар да беренче Татарстан шәһәрләренә куелган.

Дәүләт Думасы юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карта таләпләрне катгыйлатырга исәпли. Алар нигездә машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтүче объектларга карата кулланылачак.

Фәрдия Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International